“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит- 2014” хәйрия акциясенә старт бирелде

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Соңгы елларда республикабызда яңа уку елы башланып китәр алдыннан, мәктәптә җыенырга ярдәм итү йөзеннән, хәйрия акцияләре уза. Алар матди хәле авыррак гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид-балаларга ярдәм итү максаты белән уздырыла.

2014 елның 7 -25 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы региональ бүлекчәсе инициативасы белән, традицион булган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үткәрелә.  2014 елның 7 июлендә  Зәй  муниципаль районында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин катнашында бу акциягә старт бирелде.

2014/2015 уку елында 1 сыйныфка 39044 бала барачак. Билгеле булганча, 6  мең бала ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук әлеге акция кысаларында 2-11 сыйныфта укучы аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга һ.б. ярдәм күрсетәләчәк. 

Ел саен әлеге акциягә эшмәкәрләр, күренекле спортчылар, артистлар, республика предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук гади гражданнары да кушыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International