“Вертолеты России” холдингына керүче Казан вертолет заводында 8 гуманитар гимназиясенең “вертолетлы” физика- математика сыйныфының чыгарылыш балы узды.
Укучыларны котларга Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гилметдинов килде.
Казан вертолет заводы 8 гимназияне вертолет төзелеше өлкәсенә яшь белгечләр китерү, предприятиеләр өчен белгечләр әзерләү, профориентация программасы кысаларында ярдәм итә. Заводның инициативасы белән, 2009 елдан башлап, гимназиядә физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнүче “вертолетлы” сыйныфы ачылды.
2013 елда әлеге предприятиедә Казанның 493 укучысы өчен 12 экскурсия оештырылды. Быел Казандагы Авиатөзелеш районының 54 мәктәп базасында тагын бер “вертолетлы” сыйныф ачу планлаштырылган.