Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2014 елның нефть саммиты

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

4 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион нефть саммитында катнаша, ул республикада 2001 елдан бирле ел саен уздырыла.

Быел нефть саммиты 14 мәртәбә уза, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә – бишенче мәртәбә. Саммитта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамин Сафиуллин  катнашты.

Ел саен нефть саммиты программасында – Татарстан нефть компанияләренең алдынгы технологияләре күргәзмәсе. Быел экспозициядә Татнефть ААҖ, РИТЭК ААҖ, ТД ИнТех ҖЧҖ һәм Казан (Идел буе) федераль университеты да катнаша. «Татнефть» ААҖ быел бораулау, нефть чыгару, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, артык үзле нефть ятмаларын эшкәртү һәм башкалар буенча яңа технологияләр күрсәтә

2014 ел саммитында фикер алышына торган темалар - 2006-2020 елларга Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексын үстерү программасы, скважиналар төзегәндә яңа технологияләр куллану тәҗрибәсе, нефть катламанарының нефть бирүчәнлеген арттыруның яңа технологияләрен гамәлгә кертү һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International