Чехия Республикасы Көньяк Моравия крае делегациясе визиты

2014 елның 17 июне, сишәмбе
2014 елның 16 июнендә Татарстан Респубикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Көньяк Моравия крае губернаторы Михал Гашек җитәкчелегендәге Чехия Республикасы Көньяк Моравия крае делегациясе белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Чехия Татарстанның алдынгы икътисадый партнерларының берсе. Татарстан Республикасы Чехия Республикасы Хөкүмәте тарафыннан рәсми расланган Россиянең 6 төбәгенең берсе. “Үзара хезмәттәшлек итү өчен яхшы механизмнар булдырылды. Беренче чиратта, Чехия Республикасында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкилеге - моның ачык мисалы”,- дип белдерле республика башлыгы.
Михал Гашек Татарстанның Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае “традицион һәм мөһим партнеры” булачагына ышаныч белдерде. “Без төбәкләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләргә үз өлешебезне кертәбез һәм хезмәттәшлекне үстерәчәкбез”, - диде ул.
Әлеге визит Чехия делегациясенең Татарстан Республикасына җавап визиты. Искәртеп үтәбез, узган елның апрелендә Татарстан делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Чехиядә эш сәфәре белән булган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International