Чаллыда милли бәйрәм Сабантуе узды

2014 елның 13 июне, җомга
2014 елның 12 июнендә Чаллыда Сабантуйның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев катнаштылар.
Илдар Халиков Чаллы халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. “Чаллы Сабантуенда катнашучыларга һәм кунакларга чын күңелдән кызыклы ярышлардан уңай тәэсирләр алуларын телим”, диелә Президент котлавында.
Сабантуй – ул хезмәт, дуслык һәм халыклар бердәмлеге бәйрәме. Бәйрәмнең традициясе - алдынгы хезмәтчәннәрне котлау. Мәйдан сәхнәсенә дәүләт бүләкләренә лаек булган, Чаллы икътисады үсешенә зур шәхси өлеш керткәннәрне чакырдылар.
“Гасырлар авазы” исемле музыкаль композиция Сабантуй программасының иң матур өлеше булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International