Фән һәм җитештерүнең интеграциясе

2014 елның 13 июне, җомга
2014 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә А.Н.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университеты –КАИда булдылар.
Программа кысаларында кунаклар композит технологияләр Үзәген, “Судно төзелеш” үзәген һәм КиПЛА кафедрасын, радиоэлектроника Институты каршындагы нанотехнологияләр һәм телекоммуникацияләр Үзәген, яңа укыту корпусны, Казан милли тикшеренү техник университеты –КАИның перспектив фәнни–тикшеренү лабораторияләрен һәм башка үзәкләрен карадылар.
ВУЗда булган киңәшмәдә фән һәм җитештерүнең интеграциясе мәсьәләләре һәм А.Н.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университеты –КАИның үсеш Стратегиясе хакында сүз барды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “Вузның нәтиҗәлелеге әзерләнгән кадрларга һәм фәнни эшләнмәләргә икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булу белән билгеләнә”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International