Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашу

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
2014 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән булган очрашуда катнашты. Очрашу кысаларында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча перспектив юнәлешләр хакында сүз барды.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, “соңгы ун ел эчендә Россия–Япония мөнәсәбәтләренең киңәюе бара. Шул исәптән, товар әйләнешен, бердәм проектларны һәм инвестицион багланышларны истә тотып, Татарстан Республикасы да яхшы урында тора”,–диде Президент.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 2014 елның 19–20 мартында VI Россия–Япония инвестицион форумы эшендә катнашты. Форум кысаларында хезмәттәшлек итүче алдынгы Япония компанияләре белән һәм хезмәттәшлек итәргә планлаштырыла торган компанияләр белән очрашулар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International