Республиканың энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре буенча Фәнни- техник совет утырышы узды

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
2014 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә республиканың энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре буенча Фәнни- техник совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасының алдынгы энергетика предприятиеләре, Казан дәүләт энергетика университеты, “Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе” эш бирүчеләр оешмасы вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- «Smart Grid» интеллектуаль актив- адаптив челтәрне үстерү;
- Татарстан Республикасының зур шәһәрләрендә җылылык челтәрләрендә тыюларны алу буенча чаралар булдыру;
- җылылык белән тәэмин итү системасына тоташу өчен түләүне билгеләү;
- “КДЭУ” ЮПББ ФДБУ фәнни- мәгариф кластерын үстерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International