Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышы узды

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

2014   елның 10 июнендә Казанда «КНИАТ» ААҖдә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, Татарстан Республикасының алдынгы машина төзелеше предприятиеләре җитәкчелеге, «Татнефтехиминвестхолдинг» ААҖ җитәкчелеге, «КНИАТ» ААҖ, Казан милли тикшеренү техник университеты –КАИ, «ВИАМ» кебек Россиянең фәнни–тикшеренү һәм укыту үзәкләре җитәкчеләре вәкилләре, Россия машина төзелеше предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышы кысаларында  катнашучылар докладлар тыңладылар һәм машина төзелеше өлкәсендәге перспектив инновацион технологияләр хакында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International