Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин «Татарстан Республикасында радиоэлектрон сәнәгатьне үстерү» темасына түгәрәк өстәлдә әйтте. Чара Казан радиомеханика көллиятендә узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, радиоэлектроника юнәлешләре сигналларны тапшыру, кабул итү һәм эшкәртү өчен электрон җайланмаларны проектлау, булдыру һәм куллану белән бәйле өлкәләрнең киң спектрын колачлый (элемтә системасы, радиолокация һәм навигация системалары, интеграль схемалар һәм микропроцессорлар, робототехника һәм автоматлаштыру һ.б.).
Бүген республикада эре предприятиеләрне, шулай ук фәнни үзәкләрне һәм конструкторлык бюроларын үз эченә алган җитештерү базасы бар. Радиоэлектроника буенча белгечләр әзерләүче бердәнбер белем бирү учреждениеләре – А.Н.Туполев исемендәге Казан фәнни-тикшеренү техник университеты – КАИ, Казан радиомеханика көллияте һәм Энерго университеты.
– Радиоэлектрон сәнәгать Татарстан икътисады өчен стратегик мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Глобаль цифрлаштыру һәм Россиянең технологик суверенитетына курс шартларында Татарстан, бай фәнни-техник традицияләргә һәм заманча инновацион инфраструктурага таянып, әлеге секторны актив үстерә, – диде Иван Колчин. – Импортны алмаштыруга һәм үзебезнең технологик чишелешләрне булдыруга аерым игътибар бирелә. Татарстанда үзебезнең элементлар базасын булдыру, Россия процессорларын һәм телекоммуникация җиһазларын эшләү буенча проектлар гамәлгә ашырыла. Басма такталар, микросхемалар, электрон компонентлар җитештерү һәм ахыргы эшләнмәләрне җыю үсеш ала.
Иван Колчин билгеләп үткәнчә, сәнәгатьне үстерү һәм конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру буенча дәүләт программалары кысаларында Татарстан радиоэлектрон тармакны үстерүгә шактый акча җибәрә. Бу ярдәмгә төбәк финанславы да, федераль бюджеттан ярдәмнең төрле инструментлары (предприятиеләр өчен салым ташламалары, НИОКР субсидияләре, белгечләр әзерләү программалары, инновацион проектлар өчен грантлар һ.б.) аша җәлеп ителә торган акчалар да керә.