Зеленодольск шәһәрендә оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен тантаналы рәвештә 80 фатирлы яңа торак йортка урнаштырдылар

2025 елның 5 сентябре, җомга

Йортта ике подъезд, 8 торак кат. Андагы барлык фатирлар да чиста бизәлештә файдалануга тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, су һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.

– Бүген Татарстанда интенсив торак төзелеше бара – ел саен 3,5 миллион квадрат метр чамасы. Төзелеш тармагы ил икътисады үсешендә төп тармакларның берсе булып тора, – дип ассызыклады элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль ипотека бинасы ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Анда социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруга инвестицияләүче предприятиеләр хезмәткәрләре, шулай ук ятим балалар яшәячәк.

Тантаналы чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гилманов һәм Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев катнашты.

– Бүген ачкычларны токарьлар, эретеп ябыштыручылар кебек хезмәткәрләргә тапшыру символик мәгънәгә ия. Җитештерү нәкъ менә аларга мохтаҗ. Торак белән тәэмин итү – предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итүдә уңыш нигезе ул, – диде Родион Карпов. – Без катлаулы заманда хезмәткәрләргә сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итә алуыбыз белән горурланабыз. Тормыш өчен уңайлы шартлар тудыру – кешеләргә, гомуми киләчәккә инвестицияләр кертү.

Фото: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International