Татарстан предприятиеләрендә 1,3 меңнән артык робот кулланыла

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Иннополиста республиканың сәнәгать предприятиеләре директорлары белән робот техникасын җитештерүдә куллану мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар сәнәгый роботлаштыруның дөньякүләм трендлары, гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары, җитештерүне автоматлаштыру буенча чишелешләр, тармак тарый торган ихтыяҗлар һәм чакырулар турында фикер алыштылар. Иннополис университеты экспертлары Россиядә сәнәгать робототехникасын үстерү үзәкләре эшенең арадаш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Катнашучылар алдында чыгыш ясап, Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, производствоны роботлаштыру өлешендә барыннан да бигрәк автосәнәгать предприятиеләре алга киткән: Тракс Восток Рус, КАМАЗ, СОЛЛЕРС Алабуга һәм башкалар. Ул шулай ук Татарстанның барлык алдынгы уку йортларында, Иннополис университетын, КФУ, КНИТУ-КАИ, Алабуга Политехны да кертеп, робот техникасы буенча белгечләр әзерләүләрен ассызыклады.

– Татарстан Россиядә роботлаштыру дәрәҗәсе буенча рейтингта 5нче урынны алып тора, ә аның тыгызлыгы буенча (10 мең хезмәткәр) без икенче урында, – диде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. – Республикада 323 предприятие генә дә 1385 робот куллана. Мондый компанияләрнең күпчелеге Казанда, Чаллыда һәм Алабуга районында. Президент билгеләгән күрсәткечкә ирешү өчен, 2030 елга кадәр безгә ел саен 800 данә робот файдалануга тапшырырга кирәк. Узган ел 466 берәмлек сафка бастырылды.

Республика предприятиеләренең ихтыяҗларын Татарстан компанияләре ябарга мөмкин. Мәсәлән, «Эйдос Робототехника». Ул Россиянең төп җитештерүчеләре рәтенә керә. 2024 елда предприятие 22 берәмлек җиһаз чыгарган. Продукциягә һәм хезмәтләргә заказ бирүчеләр арасында – КАМАЗ.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сәнәгать роботлаштыруын үстерү – икътисадның конкурентлык сәләтен арттыруның мөһим юнәлеше.

– Иң мөһиме – республикада робот җитештерүчеләр дә, тиешле белгечләр дә бар. Безгә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү өлкәсендә бик җитди эшләргә кирәк. Сентябрьдә бездә зур чара – Kazan Digital Week. Бу теманы әлеге форум кысаларында да җентекләп эшләргә кирәк, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда республиканың роботлаштыру стратегиясен кабул итү планлаштырыла: «Бу стратегияне безнең сәнәгатьчеләр белән бергә эшләргә кирәк. Елга ике мәртәбә бу эшкә йомгак ясаячакбыз. Бу безнең өстенлекле бурыч».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International