Казан вертолет заводында механик эшкәртү производствосының заманча корпусы файдалануга тапшырылды

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Аның мәйданы 30 мең кв.метрдан артык. Монда һава суднолары өчен детальләрнең киң номенклатурасын әзерләү планлаштырыла.

Бүген яңа производствода Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар булды.

«Соңгы елларда Казан вертолет заводында җитештерелә торган продукция күләме сизелерлек артты. Ышанам ки, мәйданнарны киңәйтү, автоматлаштырылган линияләрне гамәлгә кертү, җитештерүнең җаваплы участокларында илебезнең иң заманча станокларын куллану хезмәт җитештерүчәнлеген арттырачак, предприятиенең киләчәк үсешенә ярдәм итәчәк», – диде Антон Алиханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International