«Виктор Великий» патруль корабында һәм «Ставрополь», «Тайфун» кече ракета корабларында Хәрби диңгез флагын беренче тапкыр күтәрү тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.
Хәрби диңгез флоты башкомандующие Александр Моисеев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады (ВКС режимында).
– Без тарихи вакыйга – өч корабта Андреев флагы күтәрелүнең тантаналы шаһитлары, – диде ул. – Бу заманча хәрби берәмлекләр А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында Татарстандагы «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе тарафыннан төзелгән. Флагларның Республика көне алдыннан күтәрелүе символик мәгънәгә ия. «Ак Барс» корпорациясе хаклы рәвештә Россиянең суднолар төзү сәнәгате предприятиеләре арасында мөһим урын алып тора. Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы инженерларының, Зеленодольск суднолар төзү заводы корабельләренең интеллекты, хезмәте, осталыгы Ватаныбыз чикләрен яклаучы ышанычлы корабларда чагылды.
Рөстәм Миңнеханов җавап сүзендә корабльләрнең шәхси составның һөнәри гамәлләре нәтиҗәсендә, Россия флоты традицияләрен саклап һәм арттырып, лаеклы хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.
– Без А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы стапельләреннән төшкән корабларның бүген нык сугышчан гаиләгә керүе һәм безнең нәтиҗәле хезмәттәшлегебез киләчәктә дә Россия Хәрби диңгез флоты өчен заказлар төзү һәм эксплуатацияләү буенча нәтиҗәле эшкә ярдәм итәчәгенә ышануыбыз белән горурланабыз. Хөрмәтле кунакларга, тантанада катнашучыларга һәм корабльләрнең шәхси составларына ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм Ватаныбыз чикләрен саклауда уңышлар телим, – диде ТР Рәисе.