Бу хакта Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплекслары компанияләре арасында хезмәттәшлек буенча эш төркеменең XIV уртак утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.
Утырышта Татарстан Республикасының Белоруссиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Илһам Кәшапов, Белоруссия компанияләре, шул исәптән «Белнефтехим» концерны, шулай ук Татарстанның «Татнефть», «Кама сәүдә йорты», «Кварт» предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
- Беларусь Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2024 елда алдагы ел белән чагыштырганда 7,6% ка арткан. Татарстаннан экспорт импорттан күбрәк. Товар әйләнешендә төп өлешне нефть продуктлары һәм нефть химиясе, транспорт чаралары алып тора. Үткән утырыштан һәм алдагы перспективалардан нәрсәләр эшләнгәнен тикшерербез, - диде министр очрашу башында.
«Белнефтехим» концерны рәисе Илья Икан, Беларусь Республикасының Казандагы Илчелеге бүлеге җитәкчесе Виктор Щетько һәм Белоруссия компанияләре вәкилләре нефть химиясе һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Мондый чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.