Күргәзмә экспонентлары арасында иң яхшы проектлар/техник чишелешләр конкурсында җиңүчеләрне Татарстан нефть-газ химиясе форумында бүләкләделәр
Бүләкләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко тапшырды.
- Безнең форумның төп бурычы – сезнең ни өчен килгәнегезне табуыгыз. Кемдер – технология, кемдер – партнер яки заказчы. Нәтиҗәдә сез баерак, көчлерәк булсын, иң яхшы предприятиеләрнең берсе булсын өчен. Күргәзмәдә матур экспозицияләр, уникаль технологияләр тәкъдим ителгән. Гадәттә нәкъ менә матур стендка керәләр – киемгә карап каршы алалар. Ә аннан инде кирәкле килешүләр белән чыгалар, – диде ул, конкурсантларны сәламләп. – Бүген без предприятиеләрне сезнең проектларыгыз, техник чишелешләрегез өчен бүләклибез. Мин сезнең ел саен креатив тәкъдимнәр бирүегезгә һәм безнең күргәзмәнең иң яхшыларның берсе булуына бик шат.
Гран-при дипломы белән номинацияләрдә бүләкләнүчеләр:
«Экология һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә иң яхшы проект/техник чишелеш» гран-при дипломы белән атмосфера һавасы сыйфатын контрольдә тотуның заманча инструментларын керткән өчен – СИБУР Холдинг (Казаноргсинтез)
«Нефть чыгаруда һәм нефть химиясендә иң яхшы цифрлы чишелеш» – В.Д.Шашин исемендәге Татнефть («ТатНИПИнефть» институты) – «Гиснэйро» программа комплексын гамәлгә керткән өчен
«Машина төзелеше өлкәсендә нефть чыгару өчен иң яхшы проект/техник чишелеш» – «ТМС Групп» ИК, ТаграС нефть сервисы холдингы – эчке өслекле торбаүткәргечләрне эретеп ябыштыру системасының «TPS-TK» капчыгын эшләгән өчен
«Импортны алмаштыруда иң яхшы проект/техник чишелеш» – Казанкомпрессормаш –сыекландырылган табигый газны эре тоннажлы җитештерүгә илебезнең беренче парлы газ компрессорын эшләгән өчен
«Җитештерүдә химик-технологик процессларның нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы проект/техник чишелеш» — В.Д.Шашин исемендәге Татнефть (Татнефть-Пресскомпозит) – вертикаль типтагы композит резервуарлар эшләгән өчен
«Нефть-газ-химия тармагында иң яхшы проект/техник чишелеш. Халыкара тәҗрибә» – ТаграС-РемСервис, Таграс нефть сервисы холдингы – «Алга таба катламның гидроаралыгын үткәреп, гидроком-агымлы перфорация» технологиясе буенча катламның гидроаралыгын керткән өчен.