Татарстанда тантаналы рәвештә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы ачылды

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Ул 18-19 август көннәрендә Казан Экспо территориясендә уза. Форумда катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде, Кытайның Шаньдун провинциясе Халык сәяси консультатив советының Партия төркеме әгъзасы, Шаньдун провинциясенең Иҗтимагый фәннәр ассоциациясе рәисе Тан Чжоуянь әфәнде, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «РОСТКИ» форумы — Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлектә мөһим вакыйгаларның берсе, ул ике ил делегатларын, экспертларын һәм партнерларын берләштерә.

- Россия һәм Кытай күп еллар дәвамында үзара аңлашуга һәм хөрмәт итүгә нигезләнгән ике яклы стратегик мөнәсәбәтләрне үстерәләр. Бүген ике дәүләт җитәкчеләренең шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең дуслык икътисадый аспектларны гына түгел, гуманитар аспектларны да колачлый, - диде республика Рәисе.

Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International