Россиянең һәм чит илләрнең 200 гә якын компаниясе ТНФ күргәзмәсе белән кызыксынды

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

26-28 август көннәрендә «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2025 һәм «Kazan Oil, Gas &Chemistry» («Казан нефть, газ һәм химия») халыкара нефть-газ химиясе күргәзмәсе узачак.

- Беренче тапкыр ул өч көнлек булачак. – ТНФ – тәҗрибә уртаклашу, төп мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм нефть-газ тармагы өчен нәтиҗәле чишелешләр эшләү буенча эре халыкара мәйданчык. Хәзерге вакытта күргәзмәдә Россиянең 22 төбәгеннән, шулай ук Төркия, Беларусь Кытай Халык Республикасыннан 200 компания катнашуын раслады, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Ул ассызыклаганча, форум программасы киңәйтелгән – 39 чара планлаштырылган. «Технологик лидерлык һәм тотрыклы үсеш: нефть-газ тармагының киләчәге өчен инновацион алымнар һәм хәл ителешләр» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы төп мәсьәлә булачак. Конференциядә Россиянең барлык төбәкләре, шулай ук 8 ерак һәм якын чит ил белгечләре катнашачак.

Беренче мәртәбә Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев рәислегендә «Эчке базарда ихтыяҗны канәгатьләндерү һәм минераль-чимал базасы начараю шартларында дөнья базарында Россия өлешен саклап калу өчен нефть чыгаруга ярдәм чаралары турында» Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссиясе утырышы узачак.

Эшлекле программага шулай ук кадрлар буенча 3 халыкара, бер Бөтенроссия конференциясе һәм практик конференция, 5 түгәрәк өстәл, шулай ук «Газпром» ГАҖ, «Газпром нефть» ГАҖ, «Роснефть» ГАҖ, «СИБУР Холдинг» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ Тэминатчы көннәре керә. Килешүләргә кул кую көтелә.

Министр Тэминатчы көннәренең югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Мәсәлән, икенче тапкыр Тәэминатчы көнен үткәрәчәк Газпром нефть компаниясенең матди техник ресурслар сатып алулары ике тапкырга диярлек арткан – 14 млрд. кадәр, диде «Казан Экспо» ХКҮ генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев.

Беренче мәртәбә мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар, студентлар, яшь белгечләр, шулай ук тармак профессионаллары өчен Яшьләр көне узачак.

Эш төркеме утырышын Беларуссия Республикасы һәм Татарстан Республикасы нефть химиясе комплекслары предприятиеләре һәм оешмалары арасында уздыру планлаштырыла.

Форумда катнашучылар арасында – Россия энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин, Мисырның нефть һәм минераль ресурслар министры Кәрим Бадави, Төркиянең энергетика һәм табигый ресурслар министры Альпарслан Байрактар, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, шулай ук чит илләр делегацияләре, Россия төбәкләре губернаторлары һәм башкалар.

Kazan Oil, Gas & Chemistry халыкара күргәзмәсе 5 мәртәбә уздырыла. 10 мең кв.м мәйданда Россиядән һәм БРИКС, ШОС, ЕАЭС һәм БДБ илләреннән (Беларуссия Республикасы, КХР, Төркия һ.б.) 200дән артык алдынгы компания җыелачак.

Татнефть, СИБУР, ТАИФ, Транснефть-Прикамье, ТаграС – Холдинг, Казан Компрессормаш, Белнефтехим, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе кебек даими экспонентлар тәкъдим ителәчәк.

Беренче тапкыр компанияләрнең 60% артыгы катнашачак, шул исәптән 23 Кытай җитештерүчесе (Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Пермь крае, Самара өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Түбән Новгород, Свердловск, Ростов, Ленинград, Төмән өлкәләре, Краснодар крае.)

Күргәзмәдә алдынгы югары уку йортларының стендлары күрсәтеләчәк. Алар арасында – Казан тикшеренү милли технология университеты (КНИТУ), КНИТУ-КАИ, Казан федераль университеты (КФУ), «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты, Томск политехника милли тикшеренү университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, шулай ук Башнефтехим Уку үзәге.

Беренче тапкыр күргәзмә иң эре Кытай күргәзмә корпорацияләренең берсе — «Чжэнвэй» (Beijing Zhenwei Expo Co., Ltd) белән партнерлыкта узачак, бу халыкара хезмәттәшлек һәм технологик алмашу өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.

Шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Икеләтә җиңүчеләр» мемориаль экспозициясе дә ачылачак. 1000 кв. метрдан артык мәйданда тарихи кыйммәтләрнең 400дән артык уникаль экспонаты күрсәтеләчәк (чын боерыклар, сирәк архив документлары, фронттан килгән хатлар, ветераннарның, сугыш геройларының шәхси әйберләре, Җиңү чорының хәрби формасы, шул исәптән запастагы полк офицеры шинеле, шулай ук корал макетлары, илнең оборона куәтенә бәяләп бетергесез өлеш керткән тыл хезмәтчәннәренең, тарих ветераннарының һәм эвакуацияләнгән фәнни коллективларның батырлыклары турында видеоматериаллар).

Форумны Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан Экспо» оештыра. Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International