Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Минск шестерня заводы белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Предприятие төрле тешле тәгәрмәчләр чыгара һәм продукцияне республикага, аерым алганда, КАМАЗга җибәрә.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов безнең төбәк һәм компанияләрнең мөмкинлекләрен тәкъдир итте.

Ул Беларусь Республикасы белән элемтәләрне киңәйтүнең әһәмиятен ассызыклады һәм  бүген экспортның товар әйләнешенең зур өлешен алып торуы турында билгеләп үтте, әмма потенциал әле ачылмаган.

Предприятиеләр нефть-газ химиясе, җиңел сәнәгать, машина төзелеше, медицина, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итә.

Беларусь белән Татнефть, Татшина, КАМАЗ, КВЗ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе, РариТЭК холдинг, Кукмара металл савыт-саба заводы, Данафлекс-Нано һәм башкалар эшли.

Республика предприятиеләренең Минск шестерня заводы вәкилләре белән очрашуда Казан авиазаводы, А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы, Казанкомпрессормаш, ТАТПРОМСТАН, шулай ук КНИТУ-КАИ белән хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре, шул исәптән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International