Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү травматизмының кимүе күзәтелә

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

13 августта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне һәм куркынычсызлык техникасын саклау буенча ведомствоара эшче төркемнең өченче утырышында беренче яртыеллыкка хезмәтне саклау өлкәсендәге эшкә йомгак ясалды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов җитәкчелегендә Республика Хезмәт министрлыгы, Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм предприятиеләр вәкилләре катнашында узды.

Родион Карпов билгеләп үткәнчә, соңгы дүрт елда сәнәгатьтә җитештерү травматизмы динамикасы тискәре.

Күзәтчелектәге предприятиеләрдә ярты ел эчендә мондый очракларның 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40% ка диярлек кимүе күзәтелә. Энергетикада, нефть чыгаруда һәм нефть эшкәртүдә, җиңел, агач эшкәртү сәнәгатендә, сәүдәдә, химиядә һәм газ химиясендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән.

– Безнең максат – нульле травматизм, – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары. – Җитештерү күләмнәре арта бара, сәнәгать предприятиеләрендә бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, без вәзгыятьне контрольдә тоту эшен көчәйтергә бурычлы.

Хезмәт шартларын яхшырту, производствода имгәнүләр һәм һөнәри авыруларны кисәтү өчен республикада махсус программалар гамәлдә. Бәхетсезлек очракларын киметүгә персоналны контрольдә тоту, медицина тикшерүе, җиһазларны модернизацияләү һәм укыту ярдәм итә.

Хезмәтне саклауның алдынгы практикаларына өйрәтү буенча чираттагы семинар 14 августта Республика предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, шулай ук Казан дары заводы ярдәмендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International