2025 елның I кварталында Татарстан һәм Кытайның товар әйләнеше 700 млн.доллар тәшкил итте

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «РОСТКИ» халыкара форумына багышланган брифингта республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 3,3 млрд.долларга җиткән. Татарстан Кытайга нефть продуктлары, каучук, пластмасса, төрле майлар һәм май продукциясе чыгара. Авыл хуҗалыгында товар әйләнеше арта, чөнки КХРның бу тармакка ихтыяҗы һәрвакыт зур иде.

Герман Лернер хәбәр иткәнчә, Татарстан һәм Кытайның эре предприятиеләре форум эшендә катнашырга планлаштыралар. Татарстан Республикасы предприятиеләре арасында – Татнефть, Эйдос, Нәфис Косметикс, Татэнерго, «Алабуга» МИЗ, Татспиртпром һәм башкалар.

Вакыйгага 200дән артык Кытай компаниясе кызыксыну белдергән, шул исәптән логистика, машина төзелеше, төзелеш һәм нефть-газ тармагы өлкәсендәге эре корпорацияләр дә.

Форум 18-19 августта «Казан ЭКСПО» ХКҮ узачак. 10 меңгә якын катнашучы көтелә. Теркәлүне Россиянең 59 төбәгеннән делегатлар узган инде. Катнашуны КХРның җиде провинциясеннән 11 рәсми делегация раслаган.

Министр урынбасары искәртеп узганча, форум алдыннан, 17 августта, 10:00 сәгатьтә, Кабан күлендә Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янында «Аждаһа» кытай көймәләрендә ярышлар узачак. Хәзерге вакытта 18 команда катнашуын раслаган, алар арасында Мегастрой, «Химград» технополисы, «Сибур Холдинг», «ЭЙДОС» ҖЧҖ, «Сетевая компания» АҖ һәм башкалар бар.

Әлеге чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International