Ул Кытайда Гашыйклар көнен бәйрәм итүгә багышланган. Чараны Россия һәм Кытай хөкүмәтләре ярдәмендә Россия экспорт үзәге оештыра.
Фестиваль https://madeinrussia.com/beijing Россиянең 26 төбәгеннән 40 тан артык компанияне берләштерәчәк. 500дән артык төр азык-төлек, косметика, сувенирлар, халык кәсепләре эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.
Үзебезнең бизнес өчен алдынгы Кытай импортерлары һәм дистрибьюторлары белән максатчан b2b-сөйләшүләр оештырылачак. Ярминкәнең эшлекле программасы Россия продукциясен алга җибәрү һәм экспорт контрактлары төзү өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.
Фестиваль көннәрендә популяр Кытай блогерлары туры эфирлар алып барачак. Шуның нәтиҗәсендә бөтен Кытай буйлап миллионлаган тамашачы Россия товарлары белән таныша һәм шундук аларны «Россиядә эшләнгән» онлайн-кибетләрендә җирле маркетплейсларда сатып ала алачак.
Вакыйга вакытында Пекинда «Россиядә эшләнгән» беренче ике рәсми ваклап сату кибете ачылачак, анда Россия җитештерүчеләренең иң яхшы товарлары тәкъдим ителәчәк. 16 августта шундый ук кибет Шанхайда эшли башлый.
Фестиваль кунакларын шулай ук бай мәдәни программа көтә.
Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында уза.