Казаньсельмаш импортны алмаштыру программасын башлап җибәрде

2025 елның 10 августы, якшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башкалар Биектау районындагы «Казаньсельмаш» заводында булдылар. https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2440012.htm

Предприятие авыл хуҗалыгы өчен машиналар һәм җайланмалар җитештерә. Болар – үзйөрешле, тагылмалы, төрле модификациядәге асылмалы сиптергечләр, минераль ашлама тараткычлар, транспортировкалаучы катнаш болгаткычлар һәм сиптергечләргә запас частьләр.

Заводта 300 дән артык кеше эшли.

Быел предприятие импортны алмаштыру программасын башлап җибәрде. Гидромоторлар өчен комплектлаучы әйберләр җитештерүне локальләштерү буенча эш алып барыла. Завод металл эшкәртү станоклары белән җиһазландырыла.

Предприятие үсешенә нигез салынганнан бирле 1 млрд.сумнан артык инвестиция салынган, якындагы биш елда шуның кадәр үк акча җибәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе Питрәч районындагы «Кулонэнергомаш» заводында булды. Сәфәрдә аны ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов озата йөрде. Предприятие авыл хуҗалыгы тармагы, тимер-бетон заводлары, газ һәм нефть сәнәгате өчен җайланмалар тәкъдим итте. Шулай ук завод корыч кою продукциясе һәм чуеннан эшләнмәләр чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International