Табигый газны җибәрү тантанасы Биектау районының Эстачи бистәсендәге яңа микрорайонда узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Бистәдә актив торак төзелеше бара. Төзелгән газ бүлү челтәренең озынлыгы 4 км артып китә. Газлаштырырга мөмкин булган җир кишәрлекләренең саны – 161. Аларның 60ы инде газ кабул итәргә әзер.
Газ бүлү челтәре социаль догазификация программасы буенча «Газпром трансгаз Казан» компаниясе тарафыннан төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә гражданнарның яшәү шартларын яхшырту буенча инициативалары өчен рәхмәт белдерде. Ул газчыларга һәм төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2440011.htm
2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда барлыгы 3 меңнән артык йорт хуҗалыгы газга тоташтырылган. Бүгенге көндә республикада газлаштыру дәрәҗәсе 97,8% тәшкил итә.