Татарстан белән Малайзиянең үзара товар әйләнеше арта

2025 елның 8 августы, җомга

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим белән очрашты. Очрашуда республика Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, республика Малайзиянең кайбер регионнары, аерым алганда, Джохор һәм Саравак штатлары белән элемтәдә тора. Узган ел йомгаклары буенча үзара товар әйләнеше үсеше теркәлгән. Позитив динамика быел да дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика Малайзия компанияләре белән нефть-газ һәм нефть химиясе өлкәсендә эшне дәвам итәргә әзер. Татарстан предприятиеләре дә хезмәттәшлек итәргә тели, алар арасында Зеленодольск суднолар төзү заводы да бар.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы, хәләл индустрия һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең яхшы перспективаларын билгеләп үтте. Һәм Малайзия коллегаларын сентябрьдә Kazan Digital Week халыкара форумына чакырды.
https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International