Татарстаннан 120 дән артык делегат пилотсыз авиасистемаларны үстерү буенча халыкара форумда катнаша. Ул 7 августтан 17 августка кадәр Мәскәүдә уза. Республикадан тармак министрлыклары, ТР Фәннәр академиясе, БАС фәнни-җитештерү үзәге, эксплуатант компанияләр, пилотсыз авиасистемаларга хезмәт күрсәтүгә заказ бирүчеләр, шулай ук югары уку йортлары һәм мәктәпләр вәкилләре катнаша.
Делегация составында – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин.
Форум үз эченә өч төп чараны ала:
- архипелагның проект-белем бирү интенсивы (Сколтехта);
- эшлекле программа (Сколково технопаркы);
- пилотсыз авиасистемалар күргәзмәсе.
Төбәк командалары үз программаларын һәм проектларын тәкъдир итәчәк, тармакларда дроннар куллануның иң яхшы тәҗрибәләре һәм пилотсыз авиасистемаларны эшләү, җитештерү һәм экспортлау өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышачак. 50дән артык компания дроннарны проектлау, идарә итү һәм программалаштыру буенча ярышачак.
Татарстан Республикасының БАС фәнни-җитештерү үзәге «Барс» фәнни-җитештерү үзәге резидентлары белән берлектә пилотсыз авиасистемалар күргәзмәсендә стенд оештыра. Биредә биш предприятиедән сәнәгать инспекциясе һәм мониторинг бурычлары өчен пилотсыз аппаратлар һәм система тәкъдим ителгән.
Форумның нәтиҗәсе — заводлар төзүдән алып кадрлар әзерләүгә кадәр, пилотсыз җайланмалар, иярченнәр, робототехника һәм дустанә илләр өчен «ачкычлы» тармак программаларын булдыру өчен цифрлы киңлекнең бердәм концепциясен эшләү булачак.