11 августка кадәр яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне озата бару Бөтенроссия программасы буенча стажировкаларның «ГосСтарт.Стажировки» федераль этабына теркәү бара.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә федераль дәүләт органнарында стажировкалар тәкъдим ителә.
«ГосСтарт» – Росмолодёжьның дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән федераль программасы. Практика вакытында гамәлдәге һәм булачак белгечләр һөнәри үсеш өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алачак.
Стажировка 2025 елның 10 октябреннән 25 октябренә кадәр Мәскәүдә планлаштырылган. Федераль этап йомгаклары буенча федераль дәүләт органнарына эшкә урнашырга тәкъдим ителгән 50 иң яхшы стажер исемлеге төзеләчәк, шулай ук кандидатлар үсешенең индивидуаль карьера траекториясе сайланачак.
Онлайн-теркәлү: https://myrosmol.ru/events/30da1526-6658-4e05-9c21-0c0ee0dff5c8