Татарстан белән Әфганстан арасында товар әйләнеше чирек өлешкә арткан

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Республика делегациясе бу көннәрдә эш визиты белән Әфганстанда. 5 августта ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россиянең Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Жирнов белән очрашты. Моннан тыш, министр Татарстан предприятиеләре вәкилләре белән бергә Әфганстан Премьер-министры урынбасары Абдул Гани Барадар белән хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар.

- Безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе булып узган елда товар әйләнеше 25% ка арту тора. Татарстан предприятиеләре Әфганстан белән берничә проектны гамәлгә ашыра. 2023 елда Кабулда Россиянең эшлекле үзәге эшли башлады. Әфганстан белән хезмәттәшлекне үзара сәүдә, авыл хуҗалыгы, энергетика, логистика һәм башка юнәлешләр буенча көчәйтергә мөмкин, дип саныйм, – диде министр.

Очрашуда электр станцияләре, су белән тәэмин итү челтәрләре, заводлар төзү, йөк техникасы, вертолетлар китерү һәм сервисы, инженерлык кадрлары әзерләү кебек юнәлешләр каралды.

6 августта шулай ук берничә сөйләшү планлаштырылган.

Бу очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International