«КАМЭНЕРГОМАШ» ҖЧҖендә җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча сынау проекты уңышлы төгәлләнде. Ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында прессформалар өчен блоклар әзерләү агымында гамәлгә ашырылган.
Проект өч төп юнәлешне үз эченә ала: персоналны өйрәтү; үзгәрешләр белән идарә итү; агымны оптимальләштерү.
Өйрәнүләр вакытында предприятие персоналы кыйммәтләр тудыру агымнарын оптимальләштерү буенча проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен кирәкле төп инструментлар һәм сакчыл җитештерү алымнарын үзләштергән.
Сакчыл җитештерү өлкәсендә компетенцияләрне уңышлы тиражлау өчен сакчыл җитештерү буенча өч инструктор әзерләнгән һәм сертификацияләнгән.
Нәтиҗәдә, «КАМЭНЕРГОМАШ» түбәндәге күрсәткечләргә иреште: эшләп чыгаруны 10% ка арттыру, процесс вакытын 24,72% ка кыскарту, икътисадый нәтиҗә – 14,9 млн.сум.
«КАМЭНЕРГОМАШ» генераль директоры Рөстәм Хәйруллин киләчәк предприятие өчен «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, проектта «Производительность.рф» ИТ-платформасында заявка биреп катнашырга мөмкин.
ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru/