Ул 17-19 сентябрьдә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узачак.
Быелның төп темасы «Ясалма интеллект аша технологик лидерлык: яңа офыклар һәм чакырулар». Катнашучылар 20 мең кв.м мәйданлы күргәзмәне, 100 дән артык секцияне, түгәрәк өстәлләрне һәм мастер-классларны карый алачак.
60 илдән 20 меңнән артык катнашучы – цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар көтелә. Форум гибрид форматта – кара-каршы һәм онлайн – ун тематик юнәлеш буенча узачак:
- Интеллектуаль транспорт системалары;
- Яңа чорның киберкуркынычсызлыгы;
- Финтех экосистемасы;
- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
- Цифрлы индустрия 4.0;
- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;
- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;
- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;
- Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.
Форумга 14 сентябрьгә кадәр рәсми сайтта түбәндәге сылтама буенча теркәлергә була: kazandigitalweek.com