Ул 2 августта «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак.
Чара халык арасында авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне авиатармакка җәлеп итүгә, инженер-техник белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Бәйрәмдә «Һөнәри юнәлеш аллеясы» оештырылачак, анда тармак предприятиеләре һәм уку йортлары катнашачак.
Кунакларны шулай ук түбәндәгеләр көтә:
күңел ачу программасы;
җирле артистлар чыгышы;
Татарстан авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү;
балалар зонасы;
төрле мастер-класслар һәм башкалар.
Чараны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра. Бәйрәм башлана – 15:00, тәмамлана – 19:00. Керү ирекле.