24 июльдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Азербәйҗан Республикасындагы сәүдә вәкиле Руслан Мирсәяпов белән «Сәүдә вәкиле белән сәгать» форматында онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстан компанияләренең 70тән артык вәкиле катнашты.
Азербәйҗанда РФ сәүдә вәкиленең төп тезислары:
- Россия импорт буенча барлык партнер дәүләтләр арасында Азербәйҗанга товарлар китерү буенча алдынгы позициядә тора.
- Безнең илләр арасында үзара товар әйләнеше үсүен дәвам итә, 2025 елның 6 аенда ул 16% ка артты.
- Россия Азербәйҗанга нефть продуктлары, авыл хуҗалыгы продукциясе, химия продукциясе җибәрә, ә Азербәйҗан исә – азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималы, химик продукция.
- Күргәзмәләр – Азербәйҗан базарында мөһим эш коралы, базарның барлык төп уенчыларын һәм профессионалларын нәкъ менә әлеге күргәзмә чараларында очратырга мөмкин.
- Азербәйҗан белән эшләүдәге өстенлекләр арасыннан СТ-1 сертификаты булганда ирекле сәүдә турындагы килешүне һәм импорт таможня пошлиналарының булмавын билгеләп үтәргә кирәк. Сәүдәдәге кыенлыкларның берсе – Азербәйҗанга кертелә торган товарларга алына торган акцизлар, әмма бу киртәне бетерү буенча актив эш алып барыла.
- Азербәйҗанда «Алат» АЭЗ һәм Сумгаит химия-сәнәгать паркы бар, биредә резидентлар салымнардан азат ителә һәм сәнәгать җитештерүен нәтиҗәле локальләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.