Быел ул алты номинация буенча узды: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Халык өчен хезмәтләр», «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр» һәм «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».
230 оешма һәм халык һөнәрчелеге осталары катнашырга теләк белдергән, алар 468 төрле продукция һәм хезмәт күрсәткәннәр. Эксперт комиссиясе, номинациягә карап, тар профильле принцип буенча төзелгән, аларның составына республика министрлыклары, ведомстволары һәм контроль органнарының 30дан артык белгече кертелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, продукциянең үзенчәлекләре генә түгел, тулаем алганда предприятиеләрнең эшчәнлеге дә бәяләнгән – куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау, экологик сәясәт, энергия һәм ресурсларны саклау мәсьәләләре, социаль аспектлар һ.б.
Эксперт комиссияләре эше йомгаклары буенча Конкурсның Оештыру комитеты тарафыннан 171 лауреат, I дәрәҗә 199 дипломант һәм II дәрәҗә 75 дипломант раслау турында карар кабул ителгән, аларның исемлеге «ЦСМ Татарстан» ФБУ сайтында бастырып чыгарылган.
Конкурсны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасында Росстандартның Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге оештыра.