Родион Карпов: «Без предприятиеләребездә робот техникасын һәм цифрлаштыруны үстерүгә аерым игътибар бирәбез»

2025 елның 18 июле, җомга

Иннополис университетында сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем чираттагы утырышы узды. Аны Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина уздырды. Утырышта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, «КОНЦЕРН ТИТАН-2» коммерция дирекциясе директоры Сергей Медведев, Иннополис университеты директоры Искәндәр Бариев катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Иннополис университеты «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары» илкүләм проекты структурасына керә торган «Сәнәгать робот техникасын һәм җитештерүне автоматлаштыруны үстерү» федераль проекты кысаларында сәнәгать робот техникасын үстерү үзәкләрен булдыруга 1,85 млрд.сум күләмендә субсидия алды.

«Сәнәгать робот техникасын һәм җитештерүне автоматлаштыруны үстерү» федераль проектының бурычлары – төрле тармаклардагы предприятиеләрдә сәнәгать роботларын эшләү, җитештерү һәм гамәлгә кертү. Һәр федераль округта сәнәгать оешмалары, югары уку йортлары һәм аларның структур бүлекчәләре базасында кимендә өч үзәк төзү планлаштырыла.

Үзәкләр сәнәгать робот техникасында НИОКРны стимуллаштыру, реверс-инжиниринг, техник процессларны автоматлаштыру өчен чишелешләр эшләү, роботлаштыру участокларын билгеләү өчен предприятиеләргә консультацияләр бирү һәм аудитлар үткәрү белән шөгыльләнәчәк.

«Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 150 чамасы чараны үз эченә алган җиде илкүләм проектны тормышка ашыруга ярдәм итә. Без предприятиеләребездә робот техникасын һәм цифрлаштыруны үстерүгә аерым игътибар бирәбез – моннан башка хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм икътисадны нәтиҗәлерәк итү мөмкин түгел, – дип билгеләде Родион Карпов. – Иннополис – уникаль урын, компетенцияләр үзәге. Бүген Иннополисның илебезнең башка төбәкләрендә дә иярчен үзәкләр булдыруын күрү сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International