– Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Металлург көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең җиңел булмаган, әмма шундый мөһим хезмәтегез – сәнәгать таянычы, республикабызның һәм бөтен илебезнең үсеш нигезе.
Сез җитештерүне үстерүгә, яңа технологияләр кертүгә һәм республиканың икътисадый потенциалын ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Сезнең үҗәтлегегез һәм камиллеккә омтылуыгыз аркасында Татарстан металлургиясе киләчәккә ышанычлы карый.
Республикада металлургия тармагы берничә шәһәрдә – Казан, Чаллы, Әлмәт, Зеленодольск һәм Кукмарада урнашкан предприятиеләр белән тәкъдим ителә. Сез оборона предприятиеләре өчен төп чимал белән тәэмин итүчеләр булып торасыз һәм шуның белән безнең Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертәсез!
Сезгә сәламәтлек, бәхет, яңа хезмәт казанышлары һәм барлык башлангычларда уңышлар телим! Сезнең эшегез һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирам белән билгеләп үтелсен, ә өйләрегездә җылылык, иминлек һәм татулык хөкем сөрсен!