Филиппиннда РФ Сәүдә вәкиле: «Филиппин базарына чыгу өчен мәдәни үзенчәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк»

2025 елның 18 июле, җомга

18 июльдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Филиппин Республикасындагы Сәүдә вәкиле Артем Цинамдзгвришвили белән «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматында онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстан компанияләренең 30 дан артык вәкиле катнашты.

Филиппинда РФ Сәүдә вәкиленең төп тезислары: 

- соңгы ике ел нәтиҗәләре буенча Филиппинга Россия китерүенең төп өлеше тимер, нефть продуктлары, кәгазь һәм катыргы, ярымүткәргеч приборлар продукциясенә туры килде, Филиппин исә электроника, азык-төлек товарларын экспортлый. 

- кайбер категория товарларны Филиппинга кайтарганда аларга җирле дәүләт органыннан рөхсәт алырга кирәк. 

- Филиппин базарына чыгу өчен мәдәни үзенчәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк – филиппинлылар өчен аралашуда әдәплелек, ышаныч һәм яхшы мөнәсәбәт бик мөһим.

- Россия экспорты өчен энергетика һәм яңартыла торган энергия чыганаклары, азык-төлек иминлеге, фармацевтика һәм медицина, цифрлы технологияләр, инфраструктура төзелеше, аграр сектор һәм ашламалар кебек хезмәттәшлек юнәлешләре перспективалы.

«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт»  илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International