Казанда «МЕГАСТРОЙ» сәүдә челтәрен Тәэмин итүче көне узачак

2025 елның 18 июле, җомга

Ул 25 июльдә 13:00 сәгатьтә Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак. 

Чарада түбәндәгеләр планлаштырыла:

- «МЕГАСТРОЙ» вәкилләренең товар җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән танышуы;

- коммерция контрактларын төзү һәм тәэмин итү мөмкинлекләрен карау;

- җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен алга җибәрүгә ярдәм итү.

Шулай ук сәүдә компаниясе вәкилләре тәэмин итүчеләргә куела торган төп таләпләр һәм үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, «МЕГАСТРОЙ» – төзелеш, ремонт, декор һәм «үзең яса» форматындагы бакча өчен товарлар сату буенча гипермаркетларның төбәк челтәре. Челтәр 12 заманча гипермаркеттан тора, шуларның 4 се – Казанда, 2 се – Чаллыда, 2 се – Ульяновскида һәм берәр – Чабаксарда, Йошкар-Олада, Стәрлетамакта һәм Саранскида.

Татарстан компанияләрен катнашырга чакырабыз. Теркәлү – сылтама аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International