18 июльдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендә 26-28 август көннәрендә Казанда узачак Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 әзерләү һәм уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Ел саен чара нефть-газ тармагын технологик үстерүнең нәтиҗәле чишелешләрен формалаштыру һәм төп мәсьәләләр буенча фикер алышу буенча мөһим халыкара мәйданчык статусын раслый, инновацион эшләнмәләрне һәм технологияләрне күрсәтү, эшлекле килешүләргә кул кую, партнерлык элемтәләрен ныгыту урыны, Россия һәм чит ил белгечләре, нефть-газ индустриясе буенча фәнни һәм бизнес-бергәлекләр арасында тәҗрибә һәм идеяләр алмашу өчен пространство булып тора.
Форумда катнашучыларны түбәндәгеләр көтә:
- 4 халыкара, 1 Бөтенроссия конференциясе һәм кадрлар буенча гамәли HR-конференция;
- «Эчке базарда ихтыяҗны канәгатьләндерү һәм дөнья базарында Россия өлешен саклап калу өчен нефть чыгаруга ярдәм чаралары турында»гы мәсьәлә буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышы;
- «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышы;
- 6 түгәрәк өстәл һәм башкалар.
Шулай ук «Газпром», «Газпром Нефть», «Татнефть», «Роснефть» Тәэминатчы көннәре дә планлаштырыла.
Моннан тыш, форум кысаларында «Kazan Oil, Gas & Chemistry» халыкара нефть-газ химиясе күргәзмәсе узачак. Үзләренең катнашуларын Россиядән, шул исәптән Татарстаннан һәм чит илләрдән 146 компания раслаган инде.
Форумга рәсми сайтта сылтама буенча теркәлергә мөмкин: kazan-ogc.ru/forum