Татарстан предприятиеләре ярты ел эчендә процесслар вакытын 22% кыскарткан

2025 елның 15 июле, сишәмбе

2025 елның беренче алты аенда республиканың 23 районыннан икътисадның чимал булмаган тармакларының 57 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына кушылган, ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә.

  • Төп нәтиҗәләр:

Предприятиеләрне җәлеп итү буенча Казан (11), Чаллы (8) һәм Әлмәт районы (6) лидерлар булдылар.

656 хезмәткәр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәтелгән һәм җитештерү процесслары фабрикасында 10 тренинг үткәрелгән.

«ХОРТУМ», «КАМАЗэнергоремонт», «КПКБ» һәм «ЗМТ-ГРУПП» предприятиеләрендә «Сакчыл җитештерү» буенча беренче проектлар төгәлләнә.

Уртача алганда, барлык катнашучылар процесслар барышын 22% ка кыскарта һәм эшләп чыгаруны арттыра алган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда проектларны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәм итә. Үзәк экспертлары предприятиеләргә эчке җитештерү логистикасын үзгәртеп корырга, югалтуларны ачыкларга һәм бетерергә, җиһазларның йөкләнешен арттырырга һәм туктап торуларны киметергә ярдәм итә. Катнашу өчен  Производительность.рф ИТ-платформасында гариза бирергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International