Татарстанда Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы узачак

2025 елның 11 июле, җомга

Ул 17-19 сентябрьдә «Казан Экспо» ХКҮ узачак.

Быелның төп темасы «Ясалма интеллект аша технологик лидерлык: яңа офыклар һәм чакырулар». Катнашучылар 20 мең кв.м мәйданлы күргәзмәне, 100 дән артык секцияне, түгәрәк өстәлләрне һәм мастер-классларны карый алачак.

60 илдән 20 меңнән артык катнашучы – цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар көтелә. Форум гибрид форматта – кара-каршы һәм онлайн – ун тематик юнәлеш буенча узачак:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Яңа чорның кибер куркынычсызлыгы;

- Финтех экосистемасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

- Цифрлы индустрия 4.0;

- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.

Форумга 14 сентябрьгә кадәр рәсми сайтта сылтама буенча теркәлергә кирәк: kazandigitalweek.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International