Бу хакта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында, "ИННОПРОМ" халыкара күргәзмәсендә билгеле булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2021-2023 елларда Татарстан рейтингта 6нчы урында иде.
Бүләкне алганда, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко: «Безнең станоклар төзү, автосәнәгать, аз тоннажлы химия һәм микроэлектроника буенча ничек эшләвебез турында сөйләргә теләдем. Ләкин сөйләмәячәкмен. Бер генә нәрсәне телим – санкцион басым кимемәсен, без төп ставканы «җиңеп», барысы да яхшы булсын!»
Соңрак ул ассызыклаганча, 2024 ел йомгаклары буенча беренче урын – республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге командабызның, безнең предприятиеләрнең тырыш һәм килешеп эшләү нәтиҗәсе.
- Без Президентка, Хөкүмәткә, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм барлык федераль коллегаларыбызга инициативаларны, дәүләт ярдәме чараларын хуплаулары өчен рәхмәтле.
Узган ел без сәнәгать җитештерүе индексы 105% булганда 5,6 трлн.сумнан артык продукция төяп җибәрдек. Агымдагы елның 5 аенда – 8% ка якын үсеш белән 2 трлн.сум. Чимал булмаган энергетик булмаган экспорт 3,7% ка артты, без продукцияне 102 илгә экспортлыйбыз. Төп капиталга инвестицияләр күләме 12,7% ка артты һәм 1,4 трлн.сум тәшкил итә. Без эре инвестпроектларны гамәлгә ашыруны, яңа производстволар ачуны дәвам итәчәкбез, – диде ул.