Олег Коробченко Кытай белән хезмәттәшлек турында сөйләде

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

«ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә төбәкара хезмәттәшлек буенча V Россия-Кытай форумы узды. Спикерларның берсе Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко булды.

Ул Татарстан һәм Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек турында сөйләде. 

 - Татарстан Кытай белән актив хезмәттәшлек итә. Тышкы сәүдә әйләнеше тотрыклы үсә, узган ел нәтиҗәләре буенча күрсәткеч 3,3 млрд.долларга җиткән, – диде Олег Коробченко. – Без Кытай Халык Республикасы дусларыбыз, хезмәттәшләребез белән дуслык мөнәсәбәтләрен югары бәялибез.

Бүген Кытайның Шандунь, Хунань, Сычуань, Аньхой, Хэйлунцзян, Чжэцзян, Цзянси провинцияләре һәм Чунцин шәһәре белән хезмәттәшлек турында 7 Хөкүмәт килешүе имзаланды.

2024 елның көзеннән Казан белән Шанхай арасында даими авиаэлемтәләр ачылды.

«Алабуга» МИЗ территориясендә яңа логистик комплекс эшли, анда «Бер пояс һәм бер юл» контейнер терминалы эшли. Бу Россиядәге иң эре логистик комплексның бер өлеше. Терминал контейнер поездларын Кытайга һәм Россиягә кабул итә һәм җибәрә.

Моннан тыш, Олег Коробченко утырышта катнашучыларны 18-19 август көннәрендә Казанда узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумына чакырды. Эшлекле программа быел төрле тематика һәм юнәлешләр буенча 60 тан артык сессияне үз эченә алачак. Шулай ук «RUSSIA CHINAEXPO» күргәзмәсе узачак, анда Россия һәм Кытай компанияләре үзләренең икътисадый һәм инвестицион потенциалын күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International