Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко барында имзаларны Татлифт генераль директоры Гөлшат Заһидуллина һәм «Бохара сәнәгать үсеше комплексы» махсус сәнәгать паркы директоры Фәйзулла Әгъзамов куйдылар.
Яклар Үзбәкстанда сәнәгать паркы территориясендә лифт җиһазлары һәм комплектлаучы әйберләр җитештерү буенча Үзәк Азиянең беренче лифт төзелеше кластеры проектын гамәлгә ашыру буенча уртак эш башларга планлаштыралар.
#иннопром #промышленностьтатарстана #международноесотрудничество