Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеме утырышында хәбәр итте. Ул Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшкуарлык» партпроектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислегендә узды.
- Эш төркеменең чираттагы киңәшмәсен, традиция буенча, министрлык кабинетларында түгел, ә производствода уздырдык. Бу юлы киңәшмә кысаларында «Турбина», «Зеленодольск» һәм «Промэнерго» сәнәгать парклары мәйданчыкларында берничә предприятиедә булдылар, алар арасында газ турбинасы җиһазлары заводы, лифт җиһазлары җитештерү заводы, электромобильләр һәм электротехник шкафлар өчен заряд станцияләре, көч кабель арматурасы, төрле электротехник җиһаз уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр бар иде. Без хезмәттәшләребез белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чараларының илебез предприятиеләрен үстерү өчен нәтиҗәле булуына инандык, – диде Әлфия Когогина.
Утырышта катнашучылар сәнәгатьне үстерү буенча дәүләт программалары буенча агымдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
- Ел башыннан Татарстан предприятиеләре 59,2 млрд.сумлык максатчан субсидияләр алды. Моннан тыш, 1,67 млрд.сум Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча 3-5% лы ташламалы займнар тәшкил итте, – диде Родион Карпов.
Киңәшмә эшендә Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
фото: Зеленодольск районы матбугат хезмәте