Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында Россиянең Кыргызстандагы, Таҗикстандагы, Мьянмадагы, Төрекмәнстандагы сәүдә вәкилләре Татарстан бизнесы вәкилләре белән очрашты. Чарада катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сәламләде.
- Бездә экспорт 20% артты һәм импорт кимеде – бу безнең импортны алмаштыру, экспортка чыгару мөмкинлеген табуыбыз турында сөйли. Халыкара көн тәртибе һәм регионнар белән эшләү өчен җаваплы министр буларак, Татарстан предприятиеләренең товар җитештереп, халыкара базарда көндәшлек итә алуы миңа бик күңелле, – диде ул. Безгә, ниндидер яңа илгә эләгү өчен, бөтен эчке кухняны белә торган кешеләр кирәк, һәм бу безнең сәүдә вәкилләре – илнең эчке сәясәтенә тирән чумган һәм барлык керү һәм чыгу юлларын белә торган кешеләр. Сәүдә вәкиле грамоталырак булган саен, бездә товар әйләнеше күбрәк булачак. Бүген биредә без хезмәттәшлек иткән илләрнең сәүдә вәкилләре урын алган. Һәм безгә Мьянма белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр төзергә кирәк, зур потенциал бар.
Ул шулай ук Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматында онлайн-очрашулар уздыруын искәртте, анда сәүдә вәкилләре ил, потенциал, ихтыяҗлар һәм мөмкинлекләр турында җентекләп сөйлиләр.
Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре түбәндәгеләр булырга мөмкин:
- нефть химиясе һәм нефть эшкәртү;
- машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше;
- авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары;
- цифрлы технологияләр һәм IT-чишелешләр;
- фармацевтика һәм медицина җиһазлары;
- кадрлар әзерләү (югары квалификацияле).
Өстәп әйтик, мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.