Делегация составына Кыргызстанда, Таҗикстанда, Төрекмәнстанда һәм Мьянмада РФ сәүдә вәкилләре керде. Бүген алар белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Очрашу барышында Татарстанның чит ил партнерлары белән агымдагы сәүдә-икътисадый багланышлары, республика предприятиеләренең экспорт эшчәнлеге мәсьәләләре, Татарстан продукциясен чит ил базарларына чыгару һәм яңа урыннарны үзләштерү, логистика һәм төбәкара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Алексей Песошин чит ил партнерлары белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә сәүдә вәкиллекләренең мөһим ролен билгеләп үтте. Бүген Татарстан халыкара элемтәләрне актив үстерә. 2024 елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 12% күбрәк артты һәм $16,2 млрд. тәшкил итте. Шул ук вакытта экспорт та 20% артып, $12,3 млрд. җитте.
Шулай ук бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында сәүдә вәкилләренең Татарстан бизнесы вәкилләре белән очрашуы узачак.
Моннан тыш, республикага визитлары кысаларында алар Татарстанның эре предприятиеләрендә булырга һәм аларның мөмкинлекләре белән танышырга планлаштыралар.