«Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарәсе остаханәсендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге: стратегиядән гамәлләргә» стратегик сессиясе узды.
Чара тармакларда һәм төбәкләрдә хезмәт нәтиҗәлелеген арттыру буенча системалы чишелешләр эшләү өчен төп мәйданчык булды. Эштә 200дән артык кеше катнашты, шул исәптән федераль министрлар, РФнең 31 субъекты губернаторлары һәм администрация җитәкчеләре, дәүләт корпорацияләре, бизнес һәм үсеш институтлары вәкилләре. Сессиядә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Президент администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко ассызыклаганча, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру технологияләре теләсә кайсы өлкәдә кулланыла. Аларны гамәлгә кертү икътисадның конкурентлык сәләтен арттыру өчен кирәк.
Стратегик сессиядә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыруның яңа этабы бурычлары турында фикер алыштылар. 2025 елдан проект киң колач ала: аңа икътисадның барлык тармаклары, шулай ук мәктәпләрдән һәм хастаханәләрдән алып мәдәният һәм спорт учреждениеләренә кадәр социаль өлкә учреждениеләре керә.
«Алдагы елларга бурыч – хезмәт җитештерүчәнлеген барлык дәрәҗәләрдә: заводтан алып ведомствога кадәр, мәктәптән алып төбәккә кадәр, идарә нормасына әйләндерү. Бүген бу икътисадый мәсьәлә генә түгел, ә милли максатларга ирешүнең һәм тотрыклы үсешнең төп механизмы да», — дип билгеләп үтте РФ икътисадый үсеш министры Максим Решетников.
Сессиядә катнашучылар төп юнәлешләр — җитештерүчәнлек белән идарә итүнең системалы, тармак, социаль һәм төбәк дәрәҗәләре буенча дүрт эшче төркемгә бүленде. Предприятиеләр дәрәҗәсендәге нокталы яхшыртулардан тармаклар һәм төбәкләр дәрәҗәсендәге җитештерүчәнлек белән комплекслы идарә итүгә күчү юлларын килештерү төп нәтиҗә булды. Беренче тапкыр сакчыл җитештерү инструментларына, цифрлы чишелешләргә һәм административ киртәләрне бетерүгә бердәм заказ формалаштырылачак. Тармак һәм төбәк программаларын, шул исәптән социаль өлкәдә дә, синхронлаштыруга аерым игътибар бирелде.
Сессиядә катнашучылар тармак программаларының икенче итерациясен эшләү, түбән җитештерүчәнлекле предприятиеләр белән эшләү механизмнарын киңәйтү, стратегик документларда максатларны беркетү һәм җитештерүчәнлек белән идарә итү буенча төбәк штабларын эшләтеп җибәрү турында килештеләр.
Илкүләм проект сайты: производительность.рф
ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru/