Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә делегация Әнкарага килде. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.
Делегация Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесенең сәнәгать, сәүдә, энергетика, табигый ресурслар, мәгълүмат һәм технологияләр комиссиясе рәисе Мостафа Варанк һәм Гаделлек һәм үсеш партиясе рәисе урынбасары, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия вәкиленең төркемдә катнашуы мөселман илләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга этәргеч бирә, бигрәк тә Төркиянең ислам дөньясындагы әһәмиятен исәпкә алып. Ул ассызыклаганча, агымдагы геосәяси киеренкелек шартларында Татарстан Төркия белән сәүдә-икътисадый багланышларны алга таба үстерүгә аерым әһәмият бирә.
Яклар шулай ук компанияләр тарафыннан Татарстанда да, Төркиядә дә гамәлгә ашырыла торган эре уртак проектлар турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры Мәхмәт Фатыйх Каджир белән очрашу узды.
- Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булып тора. Моңа делегацияләр белән актив алмашу һәм Төркия Республикасы җитәкчелеге белән җайга салынган багланышлар, Генераль консуллыкның һәм сезнең илнең Казандагы сәүдә атташеларының һәм Татарстанның Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең нәтиҗәле эше, шулай ук турыдан-туры авиация элемтәсе ярдәм итә, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга.
Ул ассызыклаганча, Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре Татарстанга якынча 2 млрд доллар инвестицияләгән, республикада Төркия заводлары уңышлы эшли.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.