Татарстанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы узачак

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

«Бу ике илнең бизнес, хакимият һәм эксперт бергәлеге вәкилләрен берләштерә торган иң эре эшлекле мәйданчык. Форум нигезләнгәннән бирле үзен Россия регионнары һәм Кытай провинцияләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерүнең нәтиҗәле коралы буларак күрсәтте, ул уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга һәм перспектив производстволар булдыруга ярдәм итә», – диде Алексей Песошин.

Узган ел форумда 36 илдән 10 меңнән артык кеше катнашкан. Катнашучыларның географиясе Россиянең инвестицион потенциалын күрсәтүче 71 төбәген һәм Кытайның Россия предприятиеләре белән хезмәттәшлекне тирәнәйтү белән кызыксынган 27 административ бүлекчәсен үз эченә ала.

Быел чара 18-19 август көннәрендә «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. Форумның төп треклары – дәүләтара диалог, сәнәгать, төзелеш, эшлекле берләшмәләр, мәгълүмат технологияләре, мәгариф, авыл хуҗалыгы, транспорт, финанслар һәм инвестицияләр, һәм яшьләр эшкуарлыгы, мәдәният, туризм, социаль мохит, аркылы мәдәниятләр зонасы.

Форумның эшлекле программасына Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә багышланган Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе, эшлекле сессияләр, түгәрәк өстәлләр, пленар утырыш керә.

Моннан тыш, форум кысаларында 17 августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының су акваториясе территориясендә «Дракон» кытай милли көймәләр бәйрәме узачак. Чара ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм КХРның Татарстандагы Генераль консуллыгы ярдәмендә узачак.

Шуны да өстәп әйтик, әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International