Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко суднолар төзү тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 29 июне, якшәмбе

- Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Корабль төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Суднолар төзү – стратегик яктан мөһим тармак, анда алдынгы инженерлык чишелешләре һәм күп гасырлык осталык традицияләре гәүдәләнә. Татарстан предприятиеләре, республикабызның гына түгел, бөтен Россиянең сәнәгать потенциалын ныгытып, илебездә кораблар төзү үсешенә зур өлеш кертәләр.

Безнең суднолар төзү предприятиеләренең югары квалификацияле белгечләре — инженерлар, конструкторлар, эшчеләр аеруча горурлык уята, алар кулы белән иң югары дөнья стандартларына җавап бирә торган заманча суднолар төзелә.

Бу бәйрәм көнендә тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына үз һөнәрләренә тугры булулары, эшкә җаваплы караулары һәм Татарстан сәнәгате үсешенә керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. 

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри уңышлар һәм казанышлар телим!

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International